«Әдәби галерея: мультимедиалы киңлек аша караш» проекты Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен бәйгесе җиңүчесе булды (6+)

«Әдәби галерея: мультимедиалы киңлек аша караш» проекты Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итү өчен оештырылган бәйге җиңүчесе булды. Проектны тормышка ашыру өчен 1 000 000 сум күләмендә грант бүлеп бирелде.
Проект әдәби мирасны цифрлы технологияләр белән берләштерүче заманча мультимедиалы киңлек булдыруны күзалдында тота. Әлеге инициатива балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе арасында Чаллы язучылары иҗатын популярлаштыруга, һәм шулай ук интерактив форматлар аша яңадан китап укуга карата кызыксыну уятуга юнәлдерелгән. Проект Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда 10-14 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен тормышка ашырылачак. 

3
IMG_20240801_142609_358
IMG_20240801_143202_319
IMG_20240801_143329_642

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: