«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты (6+)

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проекты Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Проект мәктәп укучыларының рухи, эстетик һәм сәнгати үсешенә, үсеп килүче буынның мәдәни грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән. 

Проектның идеясе – үз эченә сәнгать һәм нәфис мәдәният әсәрләрен үзләштерүнең төрле төрләрен, хис-кичерешләр белән алмашуның төрле ысулларын һәм мәктәп укучыларында сәнгать һәм мәдәнияткә карата үз фикерләрен булдыруда.  

Проектны тормышка ашыру барышында укучылар театраль, музыкаль, рәсем сәнгате, кинематография, халык мәдәнияте һәм әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре белән танышачак. Мастер-класслар уздыру, күренекле мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар һәм мәдәният турында мәгълүмат чыганаклары белән таныштыру иҗади компетенцияләрне, креатив фикер йөртү һәм укучыларның метпредмет күнекмәләрен үстерүдә булышачак. Проектны тормышка ашыруда анда мәктәп укучыларының үзләре теләп катнашулары төп шартларның берсе булып тора.  

2022 елда Федераль проекты порталы https://культурадляшкольников.рф// эшли башлады.

«Мәктәп укучылары өчен мәдәният» федераль проекты кысаларында «ҮКС» МБУнең 2023 елда узачак чаралары планы

 

Поделиться: