«Экология – һәркемнең эше» премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә (6+)

«Экология – һәркемнең эше» V Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясендә,  яшенә карамастан, табигать һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган үз идеяләре һәм проектлары белән уртаклашып, теләге булган һәркем катнаша ала. Чара «Экология» милли проектлары максатларына туры килә.

Гаризалар кабул итү экологияделокаждого.рф сайтында 2025 елның 1 апреленә кадәр дәвам итә.
Бәйгедә катнашу өчен:
1. экологияделокаждого.рф сайтында номинацияне сайларга.
2. Кызыклы контент булдырырга: бу рәсем, фото, видео, проект яки мультфильм булырга мөмкин. Шулай ук акция, флешмоб үткәрергә яки волонтер эшчәнлегендә катнашырга мөмкин.

3. Сайтта гаризаны тутырып һәм үз эшләреңне беркетеп теркәлергә. 
«Экология – һәркемнең эше» премиясе җиңүчеләре һәм призерлары кыйммәтле бүләкләр алачак, шулай ук Россия вузларына кергәндә өстенлекләргә ия булачак. 
Премия турында нигезләмәне монда карарга мөмкин.
Методик тәкъдимнәр — сылтама буенча.

Поделиться: