«Китапханә диктанты-2024» акциясенә кушылыгыз (6+)

«Китапханә диктанты» Гомумроссия агарту акциясе Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе тарафыннан оештырылган. Акция җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләргә, аларның мөмкинлекләре һәм ресурсларына җәлеп итәргә, шулай ук яшьләр арасында китапханәче һөнәрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. 
Акциянең төп өлеше китапханә төшенчәләре һәм атамаларына, китапханәләр тарихы үсешенә, китапханәче һөнәренә, хәзерге заманда китапханә эшенең торышына багышланган тесттан тора. Чарада яшенә, белеменә һәм социаль дәрәҗәсенә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. 

 

Акциядә катнашу өчен:
1) ВКонтактедагы «Китапханә диктанты – 2024» https://vk.com/bibdiktantnoub төркемендәге мәгълүматларны укып барырга. Бу язмалар нигезендә Китапханә диктантының сораулары әзерләнәчәк;
2) 30 майга кадәр – якындагы китапханәгә Китапханә диктанты мәйданчыгына кызыклы чарада катнашырга килергә. Акция мәйданчыгы булачак китапханәләр исемлеге белән сылтама буенча https://библиотека-челны.рф/nashi-biblioteki таныша аласыз;
3) http://infomania.ru/dictant/ сылтамасы буенча Китапханә диктанты сайтында тест үтәргә, 30 май көнне 06.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) тест ябылачак.

Адымнар:
Интернет аша китапханә мәйданчыгында Китапханә диктанты сайтына керергә. 
Теркәлү формасын тутырып, катнашучы буларак теркәлергә. Анда күрсәтелгән исем-фамилия автомат рәвештә акциядә катнашучы сертификатында куелачак. 
Тестны үтәргә.
Нәтиҗәне белергә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл.
Тестны үткәннән соң, акциядә катнашучы сертификатын үзеңә алырга яки теркәлү барышында күрсәтелгән электрон почтага җибәрергә. 
Тест нәтиҗәләре киредән каралмаячак. 

Поделиться: