Интерактив квестта катнашучылар Чаллы шәһәре турында белемнәрен сынады (12+)

Теләге булган һәр кеше «ҮКС» МБУнең библиотека-челны.рф рәсми сайтында гадәти булмаган форматта «Ак калабыз – Яр Чаллы» виртуаль квестын үтә алды. Квест Яр Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышланган иде. 

Катнашучылар Чаллы каласының күренекле урыннары, язучылары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре турында төрледән-төрле, гади дә, катлаулы да, әмма бик кызыклы сорауларга җавап бирде. Һәрберсе үзләренең белем һәм интуициясен эшкә җигеп, онлайн уенның биш этабын үтте:
1 нче этап – «Шәһәремне яхшы беләм» тарихи хронологик линейка;
2 нче этап – «Шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышы» викторинасы;
3 нче этап – «Фото буенча язучыны таны» парын тап уены;
4 нче этап – «Автокала рәссамнары» кем миллионер булырга тели уены;
5 нче этап – «Чаллының күренекле урыннары» тесты.

Онлайн-квестта барлыгы 98 кеше катнашты.

 

Поделиться: