Сәнгать күргәзмәсенә чакырабыз! (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәренең 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Абдуллинаның «Акварельле мизгелләр» экспозициясе ачылды. 
Светлана Ильинична — профессиональ рәссам һәм укытучы. 2026 елда ул «Иң яхшы педагог-рәссам» дигән мактау билгесенә лаек булды. Ул, укучылары белән үз осталыгы һәм илһамы белән юмарт рәвештә уртаклашып,  төрле дәрәҗә күргәзмә һәм бәйгеләрдә актив катнаша.
Күргәзмәдә Санкт-Петербург, Суздаль һәм Алабугада узган пленэрларда башкарылган акварель эшләре тәкъдим ителде. Һәр картина — ул яктылык, саф һава һәм кәеф белән тулы бер мизгел. Акварельнең җиңеллеге һәм рәссамның күз карашы төгәллеге тамашачыга бу эшләр туган шәһәрләргә килеп эләгергә мөмкинлек бирә.  
Рәссам белән иҗади очрашу 10 октябрьдә 14:00 сәгатьтә узачак. Бу автор белән аралашу, картиналарының барлыкка килү тарихын ишетү һәм аның иҗади юлы турында күбрәк белү өчен уникаль мөмкинлек. 
Барлык теләге булганнарны Шәһәр үзәк китапханәсендәге Кече картиналар галереясында күргәзмәгә чакырабыз!
Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: