«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залына чакырабыз (0+)

31 июль көнне 15.00 сәгатьтә сезне шәһәр үзәк китапханәсендә җәйге уку залына чакырабыз! Мавыктыргыч программа өлкәннәрне дә, балаларны да куандырачак.
Иң нәни катнашучылар өчен «Әкияткә ышаныгыз, дуслар!» дигән күңел ачу программасы, һәм шулай ук китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс узачак.
Өлкәнрәкләр аудиториясен «Журналлар калейдоскобы» исеме астында вакытлы матбугат басмаларына күзәтү-күргәзмә, «Күптөрле идеяләр» китап күргәзмәсе-күзәтүе һәм «Иң яратканны укыйбыз!» әдәби әңгәмәсе көтәчәк. Һәм, әлбәттә инде, буккроссинг – үзегез укыган китапларны яңа кызыклы әсәрләргә алыштыру турында да онытмыйбыз.

Керү ирекле!

Поделиться: