«Ачык һавада китапханә» җәйге уку залына чакырабыз (0+)

24 июль көнне 15.00 сәгатьтә барлык китап һәм актив ял сөючеләрне «Ачык һавада китапханә» дигән җәйге уку залына чакырабыз. Җәйге күңел ачу рухы, кызыклы чаралар һәм вакытны файдалы итеп уздыру мөмкинлеге – болар барысы да безнең уңайлы уку залында. 

Сезне мавыктыргыч чаралар: «Төрледән төрле балалар вакытлы матбугат басмалары» дигән журналллар ассортие, «Шакмак артыннан шакмак» өстәл уены, «Шаяннар һәм тапкырлар өчен классика» викторинасы, «Открытка. Диңгез турында хыяллар» мастер-классы, «Сәяхәт дәвам итә» уены һәм, әлбәттә, буккроссинг көтә.

Керү ирекле!

Поделиться: