«Ачык һава астында китапханә»гә чакырабыз! (0+)

Хөрмәтле укучылар һәм шәһәр кунаклары!

Быел җәй айларында Шәһәр үзәк китапханәсе сезне саф һавада файдалы һәм күңелле итеп вакыт уздырырга чакыра. Һәр чәршәмбе 15:00 тән 17:00 сәгатькә кадәр китапханә каршындагы мәйданчыкта «Ачык һава астында китапханә» дигән җәйге уку залы эшләячәк.Сезне балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч чаралар көтә. Шунда уку өчен китап алырга, басмаларны башка укучылар белән үзара алыштырырга, викторина һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин. 

Сезне  Ямашев бульвары, 4/14А йорты, Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда көтеп калабыз.

Программа һәм тематик мәйданчыкларны уздыру вакытын https://библиотека-челны.рф/  сайтында һәм «ВКонтакте» төркемендә https://vk.com/bibl_chelny карагыз.

Керү ирекле! Тулырак мәгълүматны һәм расписаниедәге үзгәрешләрне 70-02-26 телефоны аша шалтыратып белә аласыз.

«Ачык һава астында китапханә»дә очрашканга кадәр!
#летовтатарстане #айдагулять

«Ачык һава астында китапханә» чараларының июнь аена программасы.

Поделиться: