«Ачык һава астында китапханә»гә чакырабыз! (0+)

Барлык китап сөючеләрне урамга чакырабыз – әдәбият һәм җәй бергә бик яхшы яраша!
«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы һәр чәршәмбе 15.00 тән 17.00 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсе мәйданчыгында үз эшен башлап җибәрә. 

Сезне уңайлы атмосфера, матур музыка һәм барлык яшьтәге укучылар өчен күптөрле әдәбият көтә. Балалар һәм әти-әниләр иҗади мастер-классларда һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша, шулай ук үзләренең яраткан китапларын укый яки үзләре өчен яңа һәм кызыклы нәрсәләр ача алачак. 
Теләге булган һәркемне безнең уку залына килергә, акыл һәм күңел өчен файдалы итеп җәйне уздырырга чакырабыз!
Тематик мәйданчыкларны уздыру вакыты һәм программада үзгәрешләрне сайтта: https://библиотека-челны.рф/ һәм «ВКонтакте» төркемендә https://vk.com/bibl_chelny күзәтеп бара аласыз
Ачык һава астында китаптан ләззәт алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

 

Поделиться: