«Ачык һава астында китапханә»гә чакырабыз! (0+)

Августта «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залы һәр чәршәмбе 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта эшли.  

Кунакларны шәһәр һәм төбәк турында күргәзмәләр, өстәл уеннары һәм хәрәкәтчән уеннар, мастер-класслар һәм викториналар көтә. Аерым очрашуларны Россия байрагы көненә һәм Татарстан халыклары мәдәниятенә багышлаячаклар. Барлык теләге булганнар иҗади дәресләрдә һәм туган якны өйрәнү программаларында катнаша алачак. Балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч бәйгеләр һәм уен турнирлары әзерләнә. Гадәт буенча буккроссинг — бушлай китап алмашу эшләячәк. 

Килегез, кызыклы һәм файдалы булачак!Тематик мәйданчыклар программасы һәм үткәрү вакытын сайтта https://библиотека-челны.рф/ һәм «ВКонтакте»дагы төркемдә https://vk.com/bibl_chelny күзәтеп бара аласыз:

Ачык һава астында рәхәтләнеп китап укуны һәм күңелле итеп ял итүне кулдан ычкындырмагыз!

 

Поделиться: