«Пушкин минем шәһәрдә» төбәкара челтәрле акциясенә кушылырга чакырабыз (0+)

Быел бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел булуны билгеләп үтәбез. Һичшиксез, 2024 елның 6 июне бар россиялеләрне берләштерүче, илһамландыручы, илнең яхшы киләчәгенә ышаныч тудыручы, рухи мәгънә һәм  матурлык белән данлаучы көнгә әйләнә.  
Яраткан шагыйрьнең истәлегенә Александр Сергеевич Пушкин исеменә халык ихтирамын тагын да ныгыту өчен, Якутиянең Милли китапханәсе шагыйрьнең юбилеена һәм Саха Республикасында уку фестивале уңаеннан, «Пушкин минем шәһәрдә» дигән төбәкара челтәрле акциясе игълан итә. 
Акциядә катнашу өчен илебезнең барлык китапханәләре чакырыла. «Пушкин минем шәһәрдә» дигән махсус видеочыгарылыш булдыру планлаштырыла. Анда шәһәрләр һәм авыллар бөек шагыйрь исеме астында берләшә. 
Акциядә катнашу өчен үз торак пунктыгыздагы урам, йорт, сквер, мәйдан яки һәйкәлне (теләсә кайсы күренекле урын) күрсәтеп һәм аның турында сөйләгәнне видеога төшереп җибәрергә кирәк. Видеоның дәвамлылыгы 2 минуттан артмаска тиеш. Алга таба акцияне оештыручылар барлык видеоларны титрлар белән монтажлаячак. (Видео башында үзегез белән таныштыру кирәк түгел, чөнки барысы да титрларда керәчәк). Видеочыгарылыш Якутиянең Милли китапханәсе социаль челтәрләрендә һәм nlrs.ru.сайтында урнаштырылачак. Барлык катнашучыларга да видеога сылтама җибәреләчәк. 
Видеоны профессиональ камерага яки телефонга (горизонталь юнәлештә микрофон кулланып) төшерергә мөмкин. Материалны media@nlrs.ru электрон почтасына җибәрергә һәм хатта түбәндәгеләрне күрсәтергә:
1.Торак пункт
2.Китапханәнең атамасы
3.Сүз бара торган урынның төгәл исеме
4.Спикерның фамилиясе, исеме һәм вазифасы.

Саха Республикасы (Якутия) Милли китапханәсе коллективы илебез китапханәләренең актив катнашуына ышанып кала. 

Тулырак сайтта: https://new.nlrs.ru/news/13088?ysclid=lvwz6wre6599385659

Поделиться: