«Окуджава көннәре» Бөтенроссия челтәр акциясендә катнашырга чакырабыз (6+)

Булат Окуджаваның 100 еллыгы һәм фестиваль-бәйгенең 10 еллыгы уңаеннан, Түбән Тагил шәһәренең Үзәк китапханәсе «Окуджава көннәре» дип аталган Бөтенроссия акциясе уздыра. Акция 1 март көнне старт ала һәм апрель азагына кадәр дәвам итә. 
Традиция буенча «Окуджавв көннәре» тагил китапханәләрендә «Кулга-кул тотыныйк, дуслар…» дигән Бөтенроссия акциясе алдыннан уза иде. Быел оештыручылар акциянең үткәрелү даирәсен киңәйтте һәм аңа, илебезнең кайсы почмагында яшәвенә карамастан, теләге булган һәркем кушыла ала. 
Катнашу өчен «Окуджава йорты» («Дом Окуджавы») (https://okudjava-tagil.ru/poseshchenie/afisha/149140/) сайтында теркәлергә һәм катнашу форматын сайларга. Вариантлар өчәү:
Беренче – Булат Окуджава шәхесе һәм иҗатына багышланган чара: әңгәмә, күргәзмә, концерт. Үткәргәннән соң, «Вконтакте»дагы төркемегездә яки шәхси битегездә бу турыда язманы һәм чарадан фотоларны урнаштырырга кирәк.
Икенче – Булат Окуджава һәм аның иҗаты белән бәйле шәхси истәлекләрне бастырып чыгару.
Өченче – Булат Окуджава җырын башкару яки шигырен сәнгатьле итеп укуның видеоязмасы. Барлык язмаларны #ОкуджавскиеДни хештэгы белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә урнаштырырга.

Акциядә катнашучылар электрон сертификатлар алачак. «Окуджава йорты» мәдәният үзәге хезмәткәрләре Булат Окуджава турындагы шәхси хатирәләрне архивта саклап калачак. Шагыйрьнең биографиясен өйрәнүчеләр өчен кызыклы булган эшләр, авторы күрсәтелеп, сайтта басылып чыгачак. 

Акция турында тулырак Нигезләмәдә укыгыз

Катнашу өчен теркәлергә кирәк
https://okudjava-tagil.ru/poseshchenie/afisha/149140/

Акцияне оештыручылар:
Шәһәр үзәк китапханәсе, Түбән Тагил шәһәре, Төзүчеләр пр., 1 а
8(3435)41-28-89 өст. 36  Комарова Алина Игоревна

Поделиться: