«Гаилә белән уку марафоны» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз (0+)

«Гаилә белән уку марафоны» Бөтенроссия акциясе китапны популярлаштыру, гаиләдә мәдәни гореф-гадәтләрне торгызу, гаилә белән аралашу һәм ял итү өчен шартлар булдыру, балалар һәм өлкәннәр арасында укуга карата кызыксынуны арттыру максатларында үткәрелә. 

Марафонда теләсә нинди составта һәм теләсә кайсы яшьтәге командалар катнаша ала:
– балалар белән ата-аналар;
– оныклар белән әби-бабайлар;
– кечкенә балалар белән бергә өлкәнрәк балалар;
– дуслар һәм сыйныфташлар.

Командага берләшеп, Марафонда катнашучылар укылган китап буенча виңеорецензия төшерергә тиеш булачак. 

Видеога таләпләр гади: 
– Видеороликның дәвамлылыгы 3 минуттан артмаска тиеш. 
– Бер катнашучыдан әзерләнгән видеорецензияләр саны чикләнмәгән. 

 Марафонның номинацияләре:
– Заманча әдәбият – хәзерге заман язучылары әсәрләре темасына видеоконтент (видеорецензия).
– Танылган классика – классик әдәбият язучылары әсәрләре темасына видеоконтент (видеорецензия).

Марафонда катнашу өчен гаризалар 2024 елның 1 декабреннән 2 февраленә кадәр сайтның проектында кабул ителә.

Катнашу өчен сез:
 – Китапка видеорецензия төшерәсез (3 минутка кадәр, видеога таләпләр тулырак марафонның нигезләмәсендә).
 – ⁠Әлеге видеоны ВКонтактедагы үз битегезгә урнаштырасыз.
– ⁠Видео белән постта проектның төркемен «Читай с детьми»(@chitaisdetmi) билгелисез.
Проектның сайтында катнашучы формасын тутырыгыз.

Барысы да әзер! Хәзер сез марафонда катнашучы!

Бер катнашучыдан бирелгән видеорецензияләр саны чикләнмәгән! Күбрәк ясаган саен, җиңү мөмкинлеге югарырак булачак.

Февральдә Марафонның исемлеге булдырылачак һәм бастырып чыгарылачак, анда иң күп лайклар, реакцияләр, караулар җыйган видеорецензияләр керәчәк.

2025 елның 30 мартында эксперт жюри җиңүчеләрне билгеләячәк.

Бәяләү нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип аталган 8 гаилә/команда 2025 елның июнендә,  «Кызыл мәйдан» төп китап фестивалендә катнашу өчен, Мәскәүгә барачак, анда аларны кызыкы мәдәни программа, яраткан язучылар белән очрашулар һ.б. көтә!

Китап турында спойлерларсыз видеочыгыш әзерләү, контентны телефонга төшерү, китапка видеорецензия ясаганда нинди визуаль ысуллар кулланырга мөмкин булуы темасына режиссерлар һәм китап блогерларыннан видеодәоресләрне карагыз! Алар сезгә яраткан әдәбиятыгызга карата матур, истә калырлык фикерләр тудырырга ярдәм итәр. 

Поделиться: