«Шагыйрь һәм музыка» IV Халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә катнашырга чакырабыз

Сезне бик шатланып бөек татар шагыйре, герой Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Шагыйрь һәм музыка» IV Халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә катнашырга чакырабыз. 
Фестивальне «Арт-Линия» сәнгатькә ярдәм фонды тормышка ашыра, аның кысаларында Татарстан шәһәрләрендә музыкаль-шигъри концертлар уздырыла. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе – бөек шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева-Җәлил.

2025 елда фестиваль лауреатларының гала-концертлары Татарстан Республикасының иң яхшы өч мәйданчыгында узачак:

• Әлмәт татар дәүләт дарама театры, Әлмәт шәһәре;
• Чаллы шәһәренең Орган залы;
• Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы.
Фестивальдә катнашу өчен гариза бирү вакыты 2025 елның 10 гыйнварына кадәр озынайтылды.  
Фестивальне үткәрү көннәре 2025 елның 8 – 16 февралендә. 

Катнашу бушлай.

Онлайн-тыңлауда катнашучылар барысы да «Шагыйрь һәм музыка» М.Җәлил исемендәге IV Халыкара музыкаль-шигъри фестивале дипломнары алачак (фестивальдә катнашучылар, дипломантлар, лауреатлар).

https://поэт-и-музыка.рф/ сайтында катнашу шартлары белән танышырга һәм гариза бирергә мөмкин. Моның өчен Yandex-форманы тутырырга һәм теләсә кайсы ачык интернет-ресурска куелган (ВКонтакте, Яндекс Диск, Файлы@mail.ru) видеоязмага сылтаманы беркетергә кирәк.

 

Поделиться: