«Китапны яратып бүләк итегез» акциясендә катнашырга чакырабыз (0+)

2026 елның 9 февраленнән 15 февраленә кадәр 14 февральдә билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китапны яратып бүләк итегез» Унынчы гомумроссия акциясе узачак. 2017 елдан бирле әлеге акция ел саен Россия мәдәният министрлыгы, Россия китап берлеге һәм Китап таратучылар ассоциациясе ярдәме белән Россия дәүләт балалар китапханәсе һәм «Китап укучы үстерәбез» ассоциациясенең уртак көче белән тормышка ашырыла.   

Акциянең төп максаты – кешеләрне бер-берсенә сыйфатлы китаплар бүләк итүгә рухландыру, кәгазь басмаларның үз кыйммәтен югалтмавы һәм актуаль булып калуларын ассызыклау. «Китапны яратып бүләк итегез – 2026» акциясе кысаларында шәһәр китапханәләрендә китапханәләр өчен китаплар җыю оештырылачак.  

Ничек катнашырга була?
Сез кибеттә яки өй китапханәсендә (яхшы хәлдәге) китапны сайлап алып, китапханәгә бүләк итә аласыз. 
Чаллы китапханәләре бар кешеләрне дусларына һәм туганнарына китаплар бүләк итәргә чакыра. Китапханәләргә китаплар белән килегез, алар укырга ихтыяҗы булганнарга шатлык китерсен. Сезнең китаплар һичшиксез үз укучыларын табачак. 

 

Поделиться: