«Укырга вакыт!» фестивалендә язучылар белән очрашуларга чакырабыз (0+)

17 июньдә «Укырга вакыт!» китап фестивалендә танылган язучылар: Екатеринбургтан Евгения Перлова, Казаннан Фәүзия Солтан, һәм шулай ук Чаллыдан Вера Хәмидуллина һәм Зифа Кадырова чыгыш ясаячак.

Махсус кунак – совет һәм Россия татар әдәбиятчысы, язучы, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин.
Теләге булганнар язучыларның иҗаты белән таныша, аралаша һәм алардан имзаларын яздырып ала алачак. 
Фестиваль «Укырга вакыт!» фестивле Чаллы шәһәре китапханәләр системасының 50 еллыгы хөрмәтенә уздырыла һәм Президентның мәдәни инициативаларга ярдәм фондыв ярдәмендә оешытырылды. 
Фестивальгә керү ирекле.

Поделиться: