«Укырга вакыт!» фестивалендә язучылар белән очрашуларга чакырабыз (0+)

17 июньдә «Укырга вакыт!» китап фестивалендә танылган язучылар Екатеринбургтан Евгения Перлова, Казаннан Альбина Әбсәләмова һәм Фәүзия Солтан, Чаллыдан Вера Хәмидуллина чыгыш ясаячак.

Махсус кунак – совет һәм Россия татар әдәбиятчысы, язучы, тәнкыйтьче Тәлгать Галиуллин.
Теләге булганнар язучыларның иҗаты белән таныша, аралаша һәм имзаларын куйдырып ала алачак. 
«Укырга вакыт!» фестивале Чаллы шәһәре китапханәләр системасының 50 еллыгы хөрмәтенә үткәрелә һәм Президентның мәдәни инициативаларга ярдәм итү фонды ярдәме белән оештырылды.  

Фестивальгә керү ирекле.

Поделиться: