«Эко-Креатив: табигатьне кайгыртып» гаилә фестиваленә чакырабыз (0+)

29 һәм 30 ноябрь көннәрендә Үзәк балалар модель китапханәсе  «Эко-Креатив: табигатьне кайгыртып» дигән гаилә фестиваленә чакыра. Фестиваль 2024 елда мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләренең иҗади төркемнәренә ярдәм итү йөзеннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын тормышка ашыру кысаларында уза.
Фестиваль балалар һәм өлкәннәр өчен экологик агарту һәм иҗатка юнәлдерелгән бай программа тәкъдим итә. Чара бөтен гаилә өчен кызыклы һәм файдалы булачак. 

Килүчеләрне экологик аң булдыруга һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән күңел ачу һәм белем бирү өлешләрен үз эченә алган матур һәм бай программа көтә.

Фестиваль программасында:

29.11.2024   9.00 «Милли парк – милләт горурлыгы» лекциясе
29.11.2024 10.00 «Кама буе экологиясенең хәзерге заман проблемалары» лекциясе.
29.11.2024 11.00 Икенчел материалдан эшләнгән күлмәкләрне күрсәтү
29.11.2024   11.30 «Якты химия» шоуы. ‌Кызыклы һәм гадәти булмаган экспериментлар! Сез химик светофор, гаҗәеп фокуслар, күренмәс караларны күрә алачаксыз.
29.11.2024 13.00 «Экогадәтләр. Планетаның экологик байлыгын безнең өчен, балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен саклау» лекциясе. Табигатькә сакчыл караш һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау турында әңгәмә.
29.11.2024 14.30   – Икенчел материалдан арт-объектлар һәм инсталляцияләр ясау буенча мастер-класслар.   
29.11.2024 17.00 «Балавыздан шәмнәр» мастер-классы. ‌Мастер-класста катнашучылар балавыздан шәм ясау техникасы белән танышачак һәм автор  композициясе ясап, аны бизәячәк һәм матур итеп төрәчәк (түләүле).
«Кечкенә зоопарк» тере почмак.

30.11.2024 11.00  «Урман аланында Урман хуҗасы һәм җәнлекләр» дигән курчак театрын күрсәтү.
Урманда яшәүчеләр балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләячәк, уеннар уйнаячак. 
30.11.2024  11.40   «Яшел ГТО тапшырабыз» командалы уены.
30.11.2024 11.30 «Китап битләрендәге җәнлекләр һәм кошлар дөньясы» мастер-классы. Аппликация техникасы кулланып гаилә белән иҗат итәргә яратучылар өчен. 
30.11.2024 14.00 «Җиде диңгез» камера курчак театрыннан «Петя һәм пычрак» дигән күңелле интерактив спектакль. 

Фестивальне үткәрү вакытында сезне:  «Яшел китап битләре», «Кызыл китап эзеннән», «Эко–уку» дигән китап күргәзмәләре, «Чүпләмә, ә иҗат ит» икенчел материалдан кул эшләре шәһәркүләм бәйгесе эшләре күргәзмәсе, интеллектуаль өстәл уеннары, сувенир әйберләр күргәзмә-ярминкәсе көтә.

Теләге булган һәркемне көтеп калабыз! Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон 8 9172374842

Поделиться: