«Күңел җылыбызны сезгә бүләк итәбез!»: өлкән буын өчен бәйрәм чараларына чакырабыз (18+)

Бесплатно

3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләрендә «Күңел җылыбызны сезгә бүләк итәбез!» дигән бәйрәм чаралары циклы әзерләнде.

Китапханә хезмәткәрләре өлкән буын укучыларын ял итәргә һәм, яшьлек елларын искә алып, җанлы аралашуга чакыра. Алар өчен «Күңеле белән яшь булса кеше» дигән бәйрәм программасы, «Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә!» әдәби-музыкаль кичәсе, «Күңел һәм мәрхәмәтле куллар җылысы» очрашу кичәсе һ.б. вакыйгалар планлаштырылган.

Чаралар программасында: музыкаль бәйгеләр һәм әдәби викториналар, шулай ук яңа әдәбиятка һәм «көмеш яшьтәге» кешеләр өчен вакытлы матбугат басмаларына күзәтү. 

 

Поделиться: