Безнең мастер-классларга чакырабыз! (6+)
19
Сентябрь 2024
Пәнҗешәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге декоратив-гамәли иҗат буенча яңа иҗади мастер-класслар сезонын ачып җибәрде. Һәр якшәмбе балалар өчен «Җиде таҗлы чәчәк» түгәрәгендә, һәм айга ике тапкыр өлкәннәр өчен «Уңайлы йорт» остаханәсендә мастер-класслар уза. Балалар акварель техникасында гадәти булмаган су асты дөньясын һәм анда яшәүчеләрне ясады. Иҗади остаханәдә катнашучылар майлы буяулар белән матур натюрморт тудырды. Безнең мастер-классларга сезне дә чакырабыз! Пушкин картасын кулланырга мөмкин! |