«Китапларга ау» квест-уенына чакырабыз (6+)

Платно

Шәһәр үзәк китапханәсе 6-12 яшьлек балаларны «Китапларга ау» квест-уенында катнашырга чакыра.
Чараның программасы сезгә чын маҗаралар уены кысаларында бик күп кызыклы фактларны белергә һәм яңа белемнәр алырга, шулай ук китапханә, аның ресурслары һәм  күрсәтә торган хезмәтләре белән танышырга да мөмкинлек тудырачак!
Мавыктыргыч уенда сезне нәрсә көтә?

  • «Әдәби экспресс» китапханә кешингы. Сезне тапкырлык, зиһенлек, игътибарлылык һәм җитезлек таләп итә торган күңелле бәйгеләр һәм уеннар көтә.
  • «Китап битләрендәге табышмаклар һәм серләр» викторинасы. Табышмаклар чишегез, китапларда кирәкле битләрне табыгыз – болар барысы да күңелле һәм мавыктыргыч!
  • «Китап дөньясы бигрәк гүзәл!» музей сәгате. Сез «Язу» дигән мавыктыргыч интерактив уен кысаларында шәһәребезнең балалар язучылары белән танышырсыз һәм музейда архив материалларын өйрәнерсез. 
  • «Әдәби ярышлар» уен программасы. Сезне әкият һәм китапларга нигезләнгән хәрәкәтчән уеннар көтә. Бу белемнәргә юнәлгән чып-чын ярыш булачак!

Квестның буеннан-буена илһам һәм яхшы кәеф вәгъдә итәбез! Шулай ук квестта катнашучылар өчен «Белемнәр корабы» исеме астында махсус фотозона оештырыла. Фотога төшәргә һәм аны #библиоселфи һәм #библиотекичелнов хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга онытмагыз.
Дусларыгыз һәм китап сөючеләрдән торган үз команадагызны җыегыз!
Теркәлү мәҗбүри, урыннар санаулы.  
Гаризалар  70-12-52 телефон номеры буенча кабул ителә.

Билет бәясе: 250 сум.

 

Поделиться: