«Гаилә белән китапханәгә!» гаилә белән уку көненә чакырабыз (0+)

23 апрель көнне Чаллы шәһәре китапханәләрендә «Гаилә белән китапханәгә!» дигән гаилә белән уку көне уздырыла.

Гаилә белән уку буыннарны бәйли һәм яхшы традициягә әйләнә. Бу көнне ата-аналар өчен мәгълүмат материаллары, шулай ук гаиләдә уку өчен иң яхшы әсәрләр тәкъдим ителгән китап күргәзмәләренә күзәтүләр ясалачак. Өлкән укучылар балачактан яратып укыган китапларын сагынып искә алачак, ә балалар үзләре укый торган күп кенә китапларны кайчандыр әниләре, әтиләре, хәтта әби-бабайлары укыганлыгы турында беләчәк.

Гаилә белән уку көне кысаларында узачак чараларда язучылар белән очрашулар, уен программалары, бәйгеләр, акцияләр һ.б. лар планлаштырылган. Теләге булган һәркемне үзенең якыннары белән бергә вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә чакырабыз.

Сезне китапханәдә көтеп калабыз!

 

Поделиться: