Ачык ишекләр көненә чакырабыз! (0+)

Хөрмәтле укучылар, шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары!

Күркәм бәйрәм — Гомумроссия китапханәләр көне якынлаша, һәм 21 май көнне 10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык китапханәләрендә «Китапханә — мәгълүмат диңгезендә юл күрсәтүче!» дигән Ачык ишекләр көне узачак. Китапханәчеләр сезнең өчен бик күп кызыклы чаралар әзерләде. Сезне китап лабиринтлары буйлап экскурсияләр, китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класслар, интерактив уеннар һәм өлкәннәр, балалар өчен бәйгеләр, «Кычкырып укыйбыз!» флешмобы һәм һәркем үзен китапханәче итеп хис итә алырлык дублер көне көтә.  
Шәһәр үзәк китапханәсендә яшь авторлар белән шигъри очрашу узачак, ә 6 нчы санлы китапханәдә балалар язучысы Елена Степанова белән очрашу булачак. 
Вакытыгызны китаплар дөньясының уңайлы атмосферасында үткәрү өчен Ачык ишекләр көненә килегез!
Керү ирекле. Афишада үзгәрешләр булырга мөмкин, белешмәләр өчен телефоннар күрсәтелгән.

 

Поделиться: