«Россия халыклары бердәмлеге: гореф-гадәтләрне саклап, киләчәккә юл салабыз» китапханәләр өчен Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакырабыз (18+)

Бесплатно
Время проведения: с 13 апреля по 26 мая 2026 года.

2026 елның 13 апрелендә «Россия халыклары бердәмлеге: гореф-гадәтләрне саклап, киләчәккә юл салабыз» Бөтенроссия китапханә проектлары бәйгесе старт ала. Оештыручы – «ИНФРА-М» фәнни-нәшрият үзәге. Чара Россия Федерациясендә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган һәм милләтара татулыкны ныгыту буенча иң яхшы китапханә тәҗрибәләрен ачыклау һәм күпләп чыгаруга юнәлдерелгән.  

Китапханәләр традицион рәвештә кешеләрне, буыннарны һәм мәдәниятләрне берләштерүче үзәк булып тора.  Бәйге әлеге потенциалны ачуга, шулай ук укучыларның игътибарын дәүләтнең яңа истәлекле вакыйгаларына — Россиянең җирле азсанлы халыклары көне һәм Россия халыклары телләре көненә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 
Бәйгедә катнашу өчен илебезнең җәмәгать, фәнни, балалар һәм мәктәп китапханәләре, шулай ук югары һәм урта махсус уку йортлары китапханәләре хезмәткәрләре чакырыла. 
Бәйге өч төп номинациядә үткәрелә:
— «Иң яхшы презентация». Катнашучыларга илебезнең бай мәдәни күптөрлелеген ачып салучы  электрон презентация форматында тематик күргәзмә тарихы яки чаралар циклы белән уртаклашырга тәкъдим ителә. Таләпләр: 5 слайдтан башлап, формат .ppt, .pptx яки .pdf
«Иң яхшы видеовизитка». Бу номинациядә кыска видеороликлар — китапханә проектының җанлы атмосферасын күрсәтүче репортажлар, экскурсияләр яки иҗади клиплар бәяләнә. Таләпләр: дәвамлылыгы 1 минуттан ким булмаска тиеш, форматлары AVI, MOV, MPEG, МP4. Горизонталь да, вертикаль да видеолар кабул ителә.
«Иң яхшы фотоэш». Катнашучыларга китапханә тормышының иң истә калырлык мизгелен төшереп алырга кирәк булачак: китап күргәзмәсен уникаль итеп ясау яки чарада укучыларның ихлас хисләре чагылышы. Төп таләп – әлеге контекстны һәм фотоның идеясен аңлатучы текст булу. Таләпләр: .JPG, .JPEG яки .PNG форматларында сыйфатлы цифрлы фото. Бер катнашучыдан бер фото кабул ителә. Шунысы мөһим: һәр фотога кыскача тасвирлау булырга тиеш (1000 билгегә кадәр). Бу текст сурәт кебек үк мөһим!

Бәйгегә гаризалар һәм иҗади эшләр 2026 елның 13 апреленнән 26 маена кадәр кабул ителәчәк. Лауреатлар һәм җиңүчеләр 2026 елның 27 маенда игълан ителәчәк. 
Җиңүчеләр оештыручылардан истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, эшләре сайлап алу этабын үткән бар катнашучылар электрон сертификатлар алачак. Лауреатларның бәйге эшләре гомумроссия күләмендә уңышлы тәҗрибәне трансляцияләү өчен оештыручының мәгълүмат чыганакларында басылып чыгарга мөмкин. 
Бәйгенең тулырак Нигезләмәсе, бәяләү критерийлары һәм материалларга таләпләр, шулай ук гариза бирү турында мәгълүмат белән «ИНФРА-М» фәнни-нәшрият үзәгенең рәсми сайтында танышырга була: https://infra-m.ru/uslugi/avtoru/konkurs-edinstvo-narodov-rossii-sokhranyaya-traditsii-sozdaem-budushchee/

 

Поделиться: