Балаларны һәм укытучыларны «Ата-балаларның гореф-гадәтләрен саклап» дигән Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз (0+)

Время проведения: С 26 сентября по 4 ноября 2025 года

2025 елның 26 сентябреннән «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проекты һәм Россиянең аз санлы халыкларының Бөтенроссия мәдәни форумы кысаларында оештырылган «Ата-балаларның гореф-гадәтләрен саклап» дигән Бөтенроссия акциясе старт алды.

Акция өч номинациядә уза:
«Тере мирас» – мәктәп укучыларына Россиянең аз санлы җирле халыкларының килеп чыгышы, тарихы һәм традицион мәдәнияте үзенчәлекләре өлкәсендә үз белемнәрен күрсәтергә тәкъдим ителә. Россия халкының уртак тарихи һәм мәдәни казанышында аларның уникаль ролен күрсәтү мөһим. 
«Зирәклек варислары» –  әлеге номинация укучылар арасында азсанлы җирле халыклар вәкилләре өчен генә исәпләнгән. Номинациянең максаты шунда, укучылар үз халкының традицион кыйммәтләрен белүләрен һәм аңлауларын күрсәтеп, киң аудиториягә үз туган мәдәниятләрен тәкъдим итәргә тиеш. Укучылар милли мирасның уникаль элементларын аңлау һәм үз кичерешләре белән уртаклашу, халык йолаларына, ышануларына, сәнгатенә һәм кәсебенә салынган мөһим идеяләрне һәм мәгънәне тапшыру мөмкинлеге алачак.  

«Мәдәнияткә таба адымнар» – укучыларга һәр халык мәдәниятенең Россиянең уртак мәдәни байлыгын саклауда нинди роль уйнавы һәм Россиянең азсанлы җирле халыкларының уникаль халык гореф-гадщтлщрен саклау өчен һәркем нәрсә эшли алуы турында уйланырга тәкъдим ителә. Катнашучыларның бурычы — мәдәни үзенчәлекне саклауда ярдәм итүгә һәм җирле халыкларның сәнгате, йолалары һәм ышануларының гадәти формаларын үстерүгә юнәлдерелгән төгәл идеяләр һәм проектлар тәкъдим итү. 

Россия Федерациясендә яшәүче җирле азсанлы халыклар исемлеге РФ Хөкүмәтенең 24.03.2000 N 255 «Россия Федерациясенең җирле азсанлы халыкларының бердәм исемлеге турында» Карарына ярашлы рәвештә Акциядә катнашучылар тарафыннан билгеләнә.

Иҗади эшләр һәр номинациядә өч форматның берсендә тәкъдим ителә ала: эссе, видеоролик, проект/презентация.

Тәкъдим ителгән номинацияләрнең теләсә кайсысында эшне «эссе» форматында тапшыру өчен катнашучыга:
– текст эшен автоматлаштырылган текст ясау чараларын кулланмыйча (Ясалма интеллект һ.б.) әзерләргә. Текст Word документы форматында булырга тиеш, өч биткә кадәр зурлыкта ясалырга мөмкин, шрифты 12ле кегльдән дә ким булмаска тиеш;
– әзер файлны  (Word документы) һәркем карый алырлык итеп саклау сервисына («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») йөкләргә,
– Акциядә катнашу өчен гаризаны «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» рәсми порталында шәхси кабинет аша электрон формада тутырырга.

Гаризада, жюри катнашучының әзер эше белән таныша алсын өчен, алдан йөкләнгән файлга сылтама күрсәтелә («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail»).

Әлеге форматтагы эшләрне шәхси гариза рәвешендә мәктәп укучысының шәхси кабинетыннан гына бирергә мөмкин. 

«Видеоролик» форматында эшне тәкъдим итү өчен катнашучыга:
– дәвамлылыгы 5 минутка кадәр булган видео әзерләргә;
– аны болыт сервисына йөкләргә («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail»), аны оештыручылар карый алырга тиеш;
– «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» рәсми порталында шәхси кабинет аша акциядә катнашу өчен гаризаның электрон формасын тутырырга кирәк.

Гаризада алдан йөкләнгән («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») видеофайлга сылтама күрсәтелә. Видеода башкаручылар санына чикләүләр юк. 

Индивидуаль гаризалар өчен – мәктәп укучыларының шәхси кабинетларын, ә коллективлар өчен укытучының шәхси кабинетын кулланырга кирәк.  

Акциядә  «Проект/презентация» форматында иҗади эш белән катнашу өчен катнашучыга:
– электрон рәвештә үзенчәлекле презентация ясарга һәм PDF форматында сакларга (бер файл итеп);
– әзер файлны болыт сервисына йөкләргә («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail»), ул ачык һәм оештыручылар карый алырлык булырга тиеш;
– «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» рәсми порталында шәхси кабинет аша акциядә катнашу өчен гаризаның электрон формасын тутырырга кирәк. Гаризада алдан йөкләнгән («Яндекс.Диск» яки «Облако Mail») презентациягә сылтама күрсәтелә. Проект-презентацияне әзерләүдә катнашкан укучылар санына чикләүләр юк. 

Индивидуаль гаризалар өчен – мәктәп укучыларының шәхси кабинетлары, ә коллективлар өчен укытучының шәхси кабинеты кулланыла.  

Эшне тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә яки берничәсендә әзерләргә мөмкин (3 эш — бер укучы яки укытучы өчен максималь сан) һәм катнашу өчен гаризаларны  26 сентябрьдән 4 ноябрьгә кадәр «Культурадляшкольников.РФ» порталында шәхси кабинетта калдырырга кирәк.

Акциядә 1- 11 нче сыйныф укучылары гына катнаша ала.

Теркәлү яки гариза җибәрү вакытында катлаулылыклар килеп чыкса, җентекле видеоөйрәтүләр белән «Еш бирелүче сораулар» битен өйрәнегез.

Акция нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе 100 кызыклы җиңүче эшне сайлаячак, алар 2025 елның 22 ноябрендә «Культурадляшкольников.РФ» порталында басылып чыгачак.
Тулырак сайтта: https://культурадляшкольников.рф/actions/vserossiyskaya-aktsiya-khranya-traditsii-predkov/

Нигезләмә

Поделиться: