«Заманча татар открыткасының тарихы» экскурсиясенә чакырабыз (6+)

Платно

Тиздән язгы каникуллар башлана! Шәһәрнең Үзәк китапханәсе сезне Әдәбият тарихы музеена «Заманча татар открыткасының тарихы» дип аталган экскурсиягә чакыра.

Сез открыткаларның кайда һәм кайчан барлыкка килүе, татар телендәге беренче открыткаларның нинди булуы һәм хәзерге көндә дә открытка культурасының ни рәвешле актуаль булып кала алуы турында белерсез. Шулай ук китапханәнең Әдәбият тарихы музее һәм «Татар орнаменты заманча кулланылышта» күргәзмәсе белән таныша алачаксыз.

Экскурсия түләүле.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. 

2-10 кешелек төркемнәр өчен открытка ясау буенча мастер-класслар үткәрү мөмкинлеге дә бар.

Поделиться: