«Язгы чәчәкләр» презентациясе (6+)

Көтеп алынган берсеннән-берсе матур беренче чәчәкләр җир өстенә төртеп чыга башлады.  Табигатьнең әлеге күркәм күренеше бездә соклану уята, чөнки алар – уяну һәм яңадан туу символы, яз төсе. 
Язгы чәчәкләр белән бәйле бик күп легендалар һәм ышанулар бар. Шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар еш кына мифларга һәм легендаларга мөрәҗәгать итә, аларда илһам чыганагы һәм үз әсәрләре өчен идеяләр эзли. Язгы чәчәкләр турында легендалар да искәрмә түгел. 

Сәнгать бүлеге Сезнең игътибарга «Язгы чәчәкләр» дигән презентацияне тәкъдим итә. Рәхәтләнеп карагыз!

Поделиться: