Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Рәисе премиясе (18+)

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Рәисе премиясе бирү буенча комитет 2024 елның 20 августыннан Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә зур өлеш керткән өчен ТР Рәисе премиясенә документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә. 
Премиягә кандидатларны Татарстан Республикасында теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, республиканың башкарма хакимият органнары каршындагы иҗтимагый советлар, ТРның муниципаль оешмаларында булдырылган иҗтимагый советлар тәкъдим итә ала. 

Премия түбәндәге кешеләргә бирелә:
– гражданлык җәмгыяте өлкәсендә һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсенә ирешкән, яңалык һәм үзенчәлеккә ия фәнни эзләнүләре өчен Россия Федерациясе гражданнарына, җәмгыять тарафыннан хупланган, социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган сектор үсешенә зур өлеш керткән проектлар һәм эшчәнлек өчен социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга;

– Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтлары үсешенә күпьеллык шәхси өлеш керткән Россия Федерациясе гражданнарына.

Тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

Поделиться: