Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның мәдәният әһелләре язмышына багышланган китапны тәкъдир итү (12+)

12 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучыларын Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның мәдәният әһелләре язмышына багышланган «Музы не молчали» китабы белән таныштырды.

Чара «Тарих хәтере нәрсә ул?», «Героик һәм фаҗигале елларның мәгънәсенә төшенү», «Хәрби бурычына тугры калганнарга хөрмәт күрсәтү» мәсьәләләре буенча балалар белән бергә фикер алышудан башланды. Укучылар, «Татарстанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше» дигән видеоязманы, «Сугыш елларында Казан» документаль фильмын карап, сугышның күп кенә тарихи фактлар белән танышты. Мәсәлән, сугыш елларында 700 мең татарстанлының дошманга каршы көрәшүе, аларның 300 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайтмавы, 10 мең хатын-кызның фронтка китүе һ.б.

«Музы не молчали» китабы битләрен ачып, китапханәче сугыш елларында сәнгать әһелләре һәм мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнгән аерым миссия турында сөйләде. Фронтларда 104 татар язучысы көрәшкән. Һәлак булучылар арасында – язучылар М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Баян, С Хәким, Г.Кутуй, А.Алиш. Балалар каһарман-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган документаль фильмны карады. Тәкъдим ителгән презентация укучыларга Татарстан театр артистлары һәм композиторларының Җиңүгә керткән әһәмиятле иҗади өлеше белән бәйле сугыш еллары битләрен ачып салды. Балалар 40 ел хәбәрсез югалган дип саналган күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин, фронт юлларын үткән, сугышка багышланган рәсемнәр ясаган халык рәссамы Харис Якуповлар турында тулырак мәгълүмат алды.  

Чара сугыш елларында илнең зур хәзинәләреннән күп кенә сәнгати кыйммәтләрне саклауга алган республика музейларының эшчәнлеге турында сөйләү белән тәмамланды.

Поделиться: