Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигърият бәйрәме (6+)

26 апрель көнне 13 нче санлы китапханә Габдулла Тукай иҗаты буенча «Аның иҗатында бар дөнья» исемле шигърият бәйрәме уздырды.

dav
dav

Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 133 ел тулган халкыбыз өчен әһәмиятле әлеге көнне аның шигырьләре аеруча сәнгатьчә, матур итеп яңгырады. Кичә барышында катнашучылар тыңлаучылар гына булып калмады, ә үзләре дә бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы кызыклы фактларны сөйләде. Чара «Мәңгегә Тукай белән» дип аталган видео презентация белән үрелеп барды, татар халык көйләре яңгырады. Китапханәчеләр шагыйрьнең әкиятләре буенча әдәби викторина уздырды, укучылар Шүрәле алып килгән табышмакларны чиште. Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнардан өзекләрне бик яратып карадылар. «Бала белән Күбәләк» кебек әсәрләрне сәхнәләштерү дә бик кызыклы булды. Сәнгать номерлары исә чараны тагын да ямьләндерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: