«Мәйданчыкта яраткан күңелле бәйрәмебез Сабантуй» бәйрәм чарасы (0+)

7 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе мәйданчыгында балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәме Сабантуй узачак. Сабантуйга кунак буларак танылган әкият геройлары Шүрәле һәм Былтыр киләчәк. Алар кызлар һәм малайлар белән бергә «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату», «Бау тартышу», «Ат чабышы», «Су ташу», «Калакка йомырка куеп йөгерү» кебек татар милли уеннарын уйнаячак. Сез дә килегез, рәхәтләнеп куңел ачыгыз! Сезне онытылмас бәйрәм мизгелләре һәм кызыклы бүләкләр көтә!

Поделиться: