«Минем китап сөюче гаиләм» бәйрәме (6+)

15 май көнне 23 нче санлы китапханәдә туганнарга һәм якыннарга ихтирам хисе тәрбияләү максатыннан һәм Халыкара Гаилә көне кысаларында «Минем китап сөюче гаиләм» бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм чарасына башлангыч сыйныф укучылары һәм «Китап сөюче гаилә» исемле шәһәркүләм фотобәйгесе җиңүчеләре чакырылды.

All-focus
All-focus

Бәйрәм уен формасында узды. Балалар «Минем беренче әкиятем» викторинасы сорауларына җавап бирде, гаилә турында шигырьләр укыды, мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, «Гаилә әгъзаларын киендер», «Хыялыбыздагы йорт», «Бу кем?» бәйгеләрендә катнашты. Укучылар «Минем гаиләм» интерактив уенында гаилә әгъзалары турында кызыклы табышмакларга җавап тапты. Бәйрәм гаилә турындагы балалар җырлары белән үрелеп барды.

Чара барышында балаларга әлеге бәйрәмнең максатлары, тарихы, традицияләре турында сөйләделәр. Бөтен гаилә өчен китап күргәзмәсе һәм «Китап сөюче гаилә» бәйгесенә килгән эшләрнең фотокүргәзмәсе урнаштырылган иде. Бәйрәм азагында фотобәйге җиңүчеләре бүләкләнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: