«Әнием – кояшым!» бәйрәм чарасы (6+)

5 март көнне 15 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары һәм аларның әти-әниләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Әнием – кояшым!» исемле бәйрәм чарасы уздырды.

IMG-20200305-WA0016
IMG_20200305_123222
IMG-20200305-WA0012
IMG-20200305-WA0014

Кичә әлеге бәйрәмнең тарихы: ни өчен 8 март көнне билгеләп үтелүе, аның кем тәкъдиме белән үткәрелә башлавы, дөньяның төрле илләрендә ничек бәйрәм ителүе турында сөйләүдән башланды. Чара дәвамында әниләр һәм кызлар «Алтын кызлар» һәм «Суперәниләр» командаларына бүленде һәм, «Минем балам – иң яхшысы!», «Әнине …өчен яратам», «Чәчәкләр бүләк итәм», «Әнием өчен» бәйгеләрендә катнашып, тапкырлык, җитезлек һәм белемнәрен күрсәтте. Бәйрәм вакытында ярату, шатлык-сөенеч хисләре, иҗат рухы һәм яхшы кәеф хакимлек итте.

Җан атучы малайлар өчен оештырылган «Әниемә» бәйгесе дә бик кызыклы үтте. Алар әниләренә һәм кызларга карата иң җылы, самими һәм назлы сүзләрне кушып, рус, татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр укыды. Балаларның үз куллары белән ясаган открыткалары һәм «Әни – беренче сүзем» җыры әниләр өчен көтелмәгән бүләк булды.

Укучылар һәм аларның ата-аналары өчен «Әниләргә назлы сүзләр әйтегез» китап күргәзмәсе оештырылган иде. 

Бу бәйрәм тагын бер кат безнең әниләребез иң матуры, иң нәфисе, җитезе һәм бар эшкә дә уңган икәнлегенә инандырды. Ә әниләр өчен иң мөһиме балаң янында булу, аның самими шатлык-куанычларын күреп сөенү.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: