«Канатлы күршеләр – каурыйлы дуслар» бәйрәме (6+)

Ел саен бөтен ил буенча март аенда «Кошлар көне» бәйрәм ителә.
Ә Үзәк китапханәдә бәйрәм итүне февральдә башларга уйладылар!
Меңләгән балалар әлеге бәйрәмгә җимлекләр әзерли һәм аларны кошлар килсен өчен элеп куя. Кошлар җир йөзен бизи, аларның күңелле, яңгыравык җырлары һәм матур каурыйлары табигатьне җанландыра, безгә шатлык һәм дәрт бирә. Без канатлы дусларыбызны бик яратабыз! Табигатькә кошларның файдасы гаять зур.

ugtt7t7t7
а у тебя получилось
вместе мы поможем
карта потеряна
начало творчества
не сложное задание
первая подсказка
полезное тврчество
увлекательное занятие

Беренче сыйныфлылар да бу бәйрәмгә кушылды. Кошлар безгә җылы яктан кайту маршруты картасын югалткан! Һәм балаларга аны табар өчен күп сынаулар узарга туры килде. Аларны мавыктыргыч уен программасы, тематик викторина, кроссворд көтте. Китапханәчеләр безнең якларда яшәүче кошлар турында китапларга күзәтү ясады. 
Чара азагында барлык катнашучылар иҗади остаханәдә кошлар өчен үз куллары белән тәм-томнар ясады һәм аларны китапханә янындагы агачларга элде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: