«Аналарның чиксез мәхәббәте» Әниләр көненә багышланган бәйрәм (18+)

27 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә Әниләр көненә багышланган «Аналарның чиксез мәхәббәте» дигән бәйрәм узды. Чара «УЮТ» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә оештырылды. 
Китапханә хезмәткәрләре чарага килүчеләрне иң матур һәм җылы бәйрәм – Әниләр көне белән котлады. Бәйрәмгә микрорайонның актив әниләре чакырылды. Чара барышында алар хөрмәтенә танылган шагыйрьләрнең аналарга багышланган шигырь һәм җырлары яңгырады. Китап сөючеләр үз әниләре турында истәлекләре белән уртаклашты, аналар турындагы матур әдәбият әсәрләрен искә төшерделәр. Чарада шулай ук бәйгеләр, викториналар, уеннар уздырылды. 
Бәйрәм чарасы әниләргә багышланган китапларга күзәтү ясау белән тәмамланды. 

 

Поделиться: