«Киң күңелле күршеләр» клубында Май чабу бәйрәме (18+)
12 март көнне «Киң күңелле күршеләр» клубы эше кысаларында 5 нче санлы китапханәдә бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кышны озату һәм язны чакыру йоласы белән башланып китте. Алып баручы клуб әгъзаларына Борынгы Рус иле, мәҗүсилек чорларыннан алып Май чабуның барлыкка килү тарихы, XVI гасырда гореф-гадәтләрнең үзгәрүе, XVIII гасырда Петр I нең 16 ат белән җигелгән корабта Май чабуга килүе, хәзерге көндә бәйрәм ителү үзенчәлекләре турында сөйләде. |