«Уңышыбыз мул, бәйрәмебез күңелле» бәйрәм чарасы (18+)
9
Сентябрь 2020
Чәршәмбе
8 сентябрь көнне шәһәрнең Үзәк китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Ветеран» клубы әгъзалары өчен көзге уңыш бәйрәме гөрләп узды. Клубка йөрүчеләр алдында үзләренең моңлы җырлары белән Алия Габдуллина, Резеда Гайнетдинова, Любовь Тимофеева чыгыш ясады, Рузилә Мирзаянова дәртле татар биюен башкарып, кунакларны да җилкендерде. Китапханәчеләр мул бакча уңышларыннан «Бакча могҗизалары» күргәзмәсе һәм «Көз байлыклары» дигән китап күргәзмәсе оештырган иде. Теләге булган һәр кеше мастер-классларда катнашырга өлгерде. Чара дәртле һәм күңелле биюләр белән тәмамланды. |