«Хуш исле, җылы, кабарып пешкән калач» Икмәк бәйрәме (6+)

Үзәк балалар китапханәсендә көзге мәктәп каникуллары чоры октябрь аенда билгеләп үтелүче Бөтендөнья икмәк көненә багышланды. Рус өе рухында бизәлгән зал һәм яңгырап торган рус халык җыры балаларда чарага карата шунда ук кызыксыну уятты.

цдб каравай (2)
цдб каравай (4)
цдб каравай (3)
цдб каравай (5)
цдб каравай (6)
цдб каравай (7)
цдб каравай

Бәйрәм табигатькә аяк баскан көз, кешеләрнең аны каршыларга ничек әзерләнүе һәм бу чорның ни өчен урак өсте дип аталуы турында әңгәмәдән башланды. Чара барышында балалар тарафыннан икмәк турында шигырьләр укылды, аларның һәрберсе катнашучыларны нинди дә булса уйлануларга этәрде. Беренче шигырьдән соң икмәкнең безгә кайсы тарих төпкелләреннән килүе турында мәгълүмат алдылар. Залдагы мич артыннан килеп чыккан Ипи пешерүче, төрле илләрдә икмәкнең ничек аталуы турында белемнәрен сынау максатында, «Кем нәрсә пешерә» уенын һәм «Икмәк гаиләсе абый-энеләр белән тулган» викторинасын үткәрде. Икенче шигырь икмәкнең кешегә нинди авыр хезмәт белән бирелүе турында уйланырга мәҗбүр итте. Борынгы уракны күреп һәм крестьянның чәчү һәм урак вакытын сурәтләгән рәсемнәрдән торган слайдлы презентацияне карап, балалар төркемнәрдә биремнәр үтәде. Алар ипи пешерү этаплары күрсәтелгән карточкаларны дөрес эзлеклелектә тезәргә тиеш булды һәм хәзерге заманда кеше хезмәтен тулысынча машиналар алыштырган дигән нәтиҗә ясады. Өченче шигырьдән соң, укучылар чолганышта калган Ленинградта ипинең нинди зур мәгънәгә ия булуы турында белде һәм үзләре караган «Икмәкне саклагыз» мультфильмы буенча фикер алышты. Чара Ипи пешерүченең, безнең өстәлләргә килгәнче, икмәк кебек үк озак һәм авыр юл үтүче печеньены авыз итеп карарга тәкъдим итүе белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: