«Мәңге яшь күңелләр» бәйрәме (18+)

1 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге, «Гренада, 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган «Мәңге яшь күңелләр» бәйрәме үткәрде.

Әлеге бәйрәм көнендә кунаклар микрорайонның ишегалды мәйданчыгына җыелды. Өлкән буын адресына җылы тәбрикләү сүзләре яңгырады. Аралашу барышында чарада катнашучылар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, шәһәр һәм КамАЗ төзелеше елларына туры килгән яшьлекләрен искә төшереп, әңгәмә корды. Аннан соң бергәләп табышмаклар чиштеләр, «Минем яшьлегем – СССР» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Син нинди әби», «Куллар белән тоеп» кебек бәйгеләрдә катнашып, яхшы кәеф тупладылар. Бәйрәм җылы рухта узды, катнашучыларга көч-дәрт, аралашу куанычы һәм оптимизм бүләк итте.

Поделиться: