«Үткән көннәргә рәхмәтле без» Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы (16+)

25 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханә, 44, 45 нче мәхәлләләрнең җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә, 45/14 йорты ишегалды мәйданчыгында Өлкәннәр көне уңаеннан «Үткән көннәргә рәхмәтле без» исемле бәйрәм чарасы уздырды.

20200925_142822
20200925_140404
20200925_144255
IMG_20200925_140013
20200925_141151
IMG_20200925_140128
IMG_20200925_140029
20200925_144743
20200925_143820

Бәйрәм чарасын котлау сүзләре белән китапханәче ачып җибәрде, аңа кушылып, 44, 45 нче мәхәлләләрнең җирле иҗтимагый үзидарәләре рәисләре Багрецова Людмила Александровна һәм Семенова Людмила Георгиевна үзләренең матур теләкләрен җиткерде. Шунда ук шәһәр юбилеена багышланган «Мин Чаллыны яратам!» дигән шарлы флешмоб уздырдылар. Чарада катнашучыларны тәбрикләргә балалар да килде. Алар бәйрәм уңаеннан шигырьләр сөйләде, ә конфет булып киенгән кызчык бабайлар һәм әбиләрне кәрҗинендәге татлы күчтәнәчләр белән сыйлады, өлкәннәр бер-берсенә изге теләкләр теләде.  

Кичәне кызыклы бәйгеләр һәм викториналар дәвам итте. «Авторны тап» дип аталган әдәби викторинада кунаклар үзләре укыган әсәрләрне искә төшерде. «Сан буенча бүләкләр» һәм «Туганлык агачы» бәйгеләре беркемне дә битараф калдырмады.

Чарада катнашучыларның берсе озак яшәү өчен ясала торган физик күнегүләр белән уртаклашты.

Пенсионерлар өчен «Һәвәскәр бакчачылар», «Кеше куллары могҗиза тудыра аламы» кебек җыелган уңыштан һәм кул эшләреннән торган күргәзмәләр тәкъдим ителде, анда җирле остабикәләрнең яшелчәләрдән ясалган композицияләре һәм эшләрен күрергә мөмкин булды. Кунаклар кулдан эшләнгән иҗат әсәрләренә югары бәя бирде һәм тәкъдим ителгән эшләнмәләрнең күптөрлелегенә чын күңелдшн соклану белдерде. 

Чарага ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Безнең йортыбыз – Татарстан» китап күргәзмәсе оештырылган иде, аның буенча китапларга күзәтү үткәрелде. Шулай ук бу көнне китап сөючеләр «Үзең укыгач, башкаларга тапшыр» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларны бүләккә ала алды. 

Саф һавада бәйрәм чарасы бик күңелле һәм кызыклы узды. Барысы да борчуларын онытып торып, чын күңелдән ял итте, бик күп уңай тәэсирләр, яхшы кәеф туплады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: