«Әниләр турында сүз» Бәйрәм чаралары (16+)

Иң күркәм һәм матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне якынлашканда, 1 нче санлы китапханә әлеге вакыйгага багышлап бәйрәм чаралары уздырды.

IMG_9040
IMG_9074
P_20191120_150033
P_20191120_150548
P_20191120_150810

20 ноябрь көнне, «Илһам» клубы әгъзалары өчен, китапханә хезмәткәрләре «Әнием – бердәнберем!» исемле кичә үткәрде. Кунакларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, Әниләр көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар. 19 нчы санлы «Аленка» балалар бакчасыннан килгән нәниләр чыгышы барысы өчен дә көтелмәгән бүләк булды. Балалар башкаруында матур җырлар, күңелле такмаклар һәм әни турында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр яңгырады. Клуб әгъзалары викторина һәм бәйгеләрдә актив катнашты, Р. Гамзатов, С. Есенин, Н. Некрасов һ.б.ларның шигырьләрен укыды, шулай ук әниләргә багышланган үзәк өзгеч җырларны җырлады. Бәйрәмның мәгълүмат өлеше «Иң мөлаем, иң яраткан!» китап күргәзмәсе белән тәкъдим ителде.

21 ноябрьдә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәваланучылар өчен «Ана назы җирдә мәңгелек» дигән котлау сәгате үтте. Чарада катнашучылар, әниләргә багышлап, шигырьләр, җырлар башкарды. Бәйрәм белән тәбрикләр өчен, шагыйрә Л.Черникова да килгән иде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: