«Гармония» клубында бәйрәм программасы (18+)

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгенең «Гармония» клубында «Китапханәдә хатын-кызлар көне» дигән бәйрәм программасы узды. 
«Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Исаева Светлана Сергеевна кунакларга җылы һәм ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Шуннан соң «Эш остадан курка» мавыктыргыч мастер-классы үтте. Китапханәче кул эшләре күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итүче китап һәм журналлар тупланмасы тәкъдим итте һәм һәр өйдә кирәкле булган әйберне үз кулларың белән ничек ясарга икәнен сөйләде. Иҗади һәм уңайлы атмосферада кунаклар үзара аралаша алды, шул ук вакытта кайнар әйберләр өчен тоткыч тегү серләренә төшенделәр. Аны тегү өчен өйдәге төрле материал кисәкләре дә ярый. Тегү буенча күрсәтмәләр махсус ясалган презентациядә күрсәтелде. Китапханәгә килгән хатын-кызлар китапханәче әзерләгән «8 мартка мактау сүзләре аукционы», «Стандарт булмаган фикерләү», «Кичкә шаян фаразлар» кебек өстәл уеннарында катнашты. Үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар, яшьлек еллары җырларын башкардылар. 

Поделиться: