«Бала хокуклары турында конвенция»: хокукый лабиринт (12+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен хокукый чара уздырды. Укучылар кеше хокукларын ныгытучы документлар – «Кеше хокукларының гомуми декларациясе», «Бала хокуклары конвенциясе», «РФ Конституциясе» һәм «РФ Гаилә кодексы» турында белде; яңа туган, 14, 16 һәм 18 яшьлек балаларның хокук һәм вазифаларын искә төшерделәр.

003 (1)
003 (2)
005 (1)

Чара азагында балалар хокукый викторинада катнашты: мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган хокук һәм документлар буенча белемнәрен кулланып, тормыштан алынган хәлләргә анализ ясадылар. Буталчык хокук һәм вазифалар лабиринтында укучылар баланың туганнан соң, яшүсмер чорында һәм балигъ булганнан соң ниләр эшли алуын ачыклады. Шулай ук хокук бозу төрләре һәм алар өчен нинди җаваплылыкка тартулары турында белделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: