«Уен барышында хокуклар турында»: хокукый КВН (12+)

11 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Уен барышында хокуклар турында» дигән хокукый КВН үткәрде. Яшүсмерләр республикабызда балигъ булмаганнар арасында хокук бозу күрсәткеч саннары белән танышты.

IMG-20200311-WA0003
IMG-20200311-WA0001
IMG-20200311-WA0002

«Укучыларның хокуклары һәм вазифалары» дигән видеоролик аларга тагын бер кат беренче чиратта белем алу хокукына ия булуларын искә төшерде. Шуннан соң, өч командага бүленеп, укучылар «Конституция терминнары» һәм «Аббревиатураны аңлат» бәйгеләрендә катнашты, бу биремнәр «республика», «салымнар», «ЗАГС» кебек гомумтанылган төшенчәләрне искә төшерергә булышты. Урта сыйныфларга кире кайтырга һәм барысына да яхшы таныш әкиятләрне һәм мәкальләрне балалар «Җитди турында шаярып» һәм «Хокук һәм фольклор» уеннары аша искә төшерә алды.  КВН  «Киноҗинаятьләр» видеовикторинасы белән тәмамланды. Аның кагыйдәләре буенча укучылар, элекке совет фильмнарыннан өзекләрне  карап, геройның хокук бозу төрен һәм хокук бозуны атарга тиеш булды. Дуслык җиңде. Чара яшүсмерләрнең үз хокук һәм вазифаларын белүләрен, илебез законнарын ихтирам итүен күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: