«Яшьләр һәм хокук»: хокуклар турында әңгәмә (12+)

27 гыйнварда яшь чаллылылар яшьләр хокуклары һәм әхлак кагыйдәләре буенча фикер алышуда катнашты. Әлеге аралашу чарасын әңгәмә формасында 13 нче санлы китапханә оештырды.  

13ф. Молодежь и право (2)
13ф. Молодежь и право

Чара башында катнашучылар илебездә конституцион-хокукый сайлаулар институтының Борынгы Киевтан башлап хәзерге парламентка кадәр формалашуы белән танышты. Шулай ук һәр кеше тормышта сайлау алдында калуы, аның башка кешеләр язмышына йогынты ясавы буенча проблемалы сораулар хакында сөйләштеләр. Яшьләрнең үз җирлекләрендә – мәктәптә, иҗтимагый оешмаларда дәүләт эшләре белән идарә итүдә катнашуының роле турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. 
Шулай ук балалар хокуклар иленә сәяхәт кылды һәм китапханәче белән берлектә ни өчен законнарны үтәргә кирәклеген ачыкладылар. Административ җаваплылыкка аеруча игътибар бирделәр: теге яки бу гамәлләрнең нәтиҗәләре, хокук бозу очраклары һәм яшьләрнең хокуклары турында сүз барды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: