«Үз хокукларыңны бел, вазифаларыңны онытма» исемле түгәрәк өстәл (12+)

15 октябрь көнне 17 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен саф һавада «Үз хокукларыңны бел, вазифаларыңны онытма» исемле түгәрәк өстәл оештырды. Ул укучыларның хокукый аңын һәм гражданлык позициясе турында белемнәрен арттыруга юнәлтелде.

20201015_155412
20201015_155643
20201015_155149
20201015_155104

Чара башында алып баручы җыелуның максаты, әңгәмәнең төп темасы белән таныштырды, балаларга үз хокукларын белмәгән кешегә тормышта уңышка ирешергә авыр булуын аңлатты. Шуннан соң китапханәче укучыларга тематика буенча сораулар бирде. Аларга барлык «проблемалы урыннар»ны ачыкларга һәм эшнең асылына тулысынча төшенергә туры килде. Балалар үзара актив фикер алыштылар, шул ук вакытта аларның һәркайсы теге яки бу хәлдән ничек чыгу турында үз дәлилләрен, фикерләрен китерде. Чарада катнашучылар шулкадәр мавыктылар ки, алып баручыга кайчагында аларны әңгәмә темасына кайтару гади генә бирелмәде. Әйтәсе фикерләр әйтелеп, ишетелеп беткәч, чарага нәтиҗәләр ясалды. Чара азагында китапханәче барысының да үз хокук-вазифаларын истә тотуларын һәм, әлбәттә инде, башкаларның хокукларын хөрмәт итүләрен теләде.   Чара «Сезнең хокукларыгыз, балалар» дигән китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: