«Кызык җәнлекләр» танып белү сәгате (0+)

25 сентябрь көнне, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы әдәби уку» әдәби проекты кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Кызык җәнлекләр» дигән танып белү сәгате уздырды. 

IMG_8005
IMG_7985
IMG_8017
IMG_7976

Чара барышында балалар гаҗәеп һәм күптөрле хайваннар дөньясына күз салды. Китапханәче балалар өчен «Әйләнә-тирә дөньябыз» дигән танып белү викторинасы әзерләгән иде. Аның ярдәмендә хайваннар тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, тематик сорауларга җавап бирделәр һәм табышмаклар чиштеләр. Балалар зур кызыксыну белән үзләренең йорт хайваннары турында сөйләде. Чара дәвамында «Безнең тугры дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе эшләде, ә хайваннар турында сораулар килеп туганда, балалар китапханәче белән бергә җавапны әлеге китаплардан эзләде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: