«Куллар тылсымы» танып-белү сәгате (12+)

Бесплатно

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus

17 ноябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Сәнгать. Иҗат. Матурлык» программасы кысаларында, балаларны декоратив-гамәли сәнгать төрләре белән таныштыру һәм кул эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатында, «Куллар тылсымы» дигән танып-белү сәгате узды.
Чара барышында катнашучылар декоратив-гамәли иҗатның килеп чыгу тарихы һәм төрләре белән танышты. Чарада күрсәтелгән электрон презентация слайдларында декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре үрнәкләрен күрергә мөмкин булды.
Чара исемендәге китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: