«Туган телем, дус булыйк» Танып белү сәгате (0+)

Халыкара туган тел көне кысаларында, 19 февраль көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Туган телем, дус булыйк» дигән танып белү сәгате уздырды.

IMG_20200219_110603
IMG_4521

Балалар һәр кешенең балачактан туган тел даирәсендә үсүе һәм аның ярдәмендә әйләнә-тирә дөньяны танып белүе турында белде. Китапханәче кеше дөньяны беренче тапкыр нинди телдә аңлый башлый, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне нинди телдә ишетә, әйтә, шул аның өчен туган тел дип аталуы турында искә төшерде. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән танылган шагыйрьләрнең туган тел турында шигырьләрен тыңлады, «Сүзләр сайла», «Кире сүзләр» уеннарында актив катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, туган тел турында табышмаклар чиште һәм хәрефләр турынңа шаян сорауларга җавап эзләде.

Чара азагында һәр тел үзенчә матур һәм күркәм дигән нәтиҗә ясадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: